news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә орлыкларның тишелешен тикшерәләр

Беренчел мәгълүматларга караганда, көзге чәчүгә дигән орлыкларның тишелешләре югары дәрәҗәдә сакланган.

(Казан,  26 июль, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнә районында күмәк хуҗалык амбарларындагы орлыкларның көзге чәчүгә әзерлеген тикшерү дәвам итә. “Россельхозцентр” оешмасы белгечләре орлыкларның тишелешен, шул ук вакытта авырулары юклыгын раслыйлар.

Беренчел мәгълүматларга караганда, орлыкларның тишелешләре югары дәрәҗәдә сакланган, күрсәткечләре яхшы.

-Барлык хуҗалыкларның да күчмә фонд аша чәчү уздырырга җитәрлек орлыклары бар,- диделәр биредә эшләүче белгечләр.

Моннан тыш, беррәттән күмәк хуҗалыкларның амбар-складларын дезинфекцияләү эше дә бара, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100