news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә Әниләр клубы оештырылган

Районның тәрбиягә бала алган әниләрен түгәрәк чәй табыны артына җыйдылар.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Әтнәдә Әниләр клубы оештырылган. Бу хакта “Әтнә таңы” яза.

Районның тәрбиягә бала алган әниләрен түгәрәк чәй табыны артына җыйдылар. Әлеге чара тәрбиягә бала алган әниләрне бергә туплау, киңәш-табыш итү, тәҗрибә уртаклашу максатын күз алдында тотты. Шул исәптән интернет челтәрендә махсус төркемнәрен дә булдырдылар. Чара район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Гөлназ Бадикова башлангычында узды. Биредә балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе секретаре Наилә Баһаветдинова, “Изгелек” социаль үзәге белгечләре Гүзәлия Садретдинова һәм Айгөл Баһавиева да катнашты.

Әниләр көне уңаеннан әниләргә бүләкләр дә әзерләнгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100