news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдән Суфия Галиева 12 төрле газета-журналга язылган

"Татмедиа"газета-журналларга язылучылар арасында оештырган “Языл һәм телевизор от” чираттагы бәйгегә нәтиҗә ясады.

(Әтнә, 11 март, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”)."Татмедиа"газета-журналларга язылучылар арасында оештырган “Языл һәм телевизор от” чираттагы бәйгегә нәтиҗә ясады. Әлеге бәйгене уздыру «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте тарафыннан күркәм традициягә әверелде, дип яза районның “Әтнә таңы” газетасы.

Елдан-ел катнашучылар саны да артканнан-арта бара. Бу юлы 10 савыт-саба җыелмасы, өч фотоаппарат һәм истәлекле бүләкләр уйнатылды. Ә төп бүләк – телевизорга Арчадан Фирдания Мифтахетдинова лаек булды.

Шунысы сөенечле, районыбызда яшәүчеләрнең дә әлеге бәйгедә катнашып, бүләк отулары турында ел саен Казаннан шатлыклы хәбәр алабыз. Бу юлы да якташыбыз Суфия Галиеваны истәлекле бүләкләр тапшырылучылар арасында күргәч, чын күңелдән сөендек. 8 Март бәйрәме алдыннан Күңгәр урта мәктәбенә барып, бүләкне тапшырып та кайттык. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге бәйгедә районыбыздан газета укучыларыбыз бик актив катнаша. Ел саен райондашларыбызны җиңүчеләр арасында күрү, куанычлы хәл. Димәк, бездә халык газета-журналларны яратып укый.

Җиңүчебез Суфия Галиева да:

– Өйгә барысы 12 төрле газета-журнал килә. Мин аларның кайберләрен укып та өлгерә алмыйм. Әткәй белән тормыш иптәшем укып, менә бу җирне укып чык әле, синең өчен файдалы мәгълүмат бар, дип сызгалап та куялар хәтта, – ди ул елмаеп.

– Ә район газетасын яратып укыйбыз. Гомумән, китап, газета-журнал укучы кеше әхлаклы, тәртипле була. Беркайчанда башка кеше турында начар фикердә булмый, – диде ул.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot