news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә “Музейлар язы” атналыгы узды

Төрле очрашулар, кичәләр үткәрелде.

Әтнәдә “Музейлар язы” атналыгы узды
atnya-rt.ru/

(Әтнә, 13 апрель, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Әтнә районы музейларында "Музейлар язы" атналыгы кысаларында төрле очрашулар, кичәләр үткәрелде. Бу турыда районның “Әтнә таңы” газетасы хәбәр итә.

-Атналык уңаеннан кызыклы очрашулар оештырдык. Аларның берсе - әле яңа гына Европа илләре буенча сәяхәттән кайткан Саймә Сабирова катнашында узды. Очрашу бик җанлы узды. Саймә Әхәтовна үзе булган шәһәрләрдән фотолар күрсәтте, андагы халыкның тормыш үзенчәлекләре белән таныштырды", - дип хәбәр итә Күлле Кимедән Сибгат Хәким музее директоры Луиза Шәмсиева.

Шуңа охшаш очрашу Комыргуҗадагы Шиһабетдин Мәрҗани музеенда да үткәрелде. Театр елы уңаеннан татар халкының бөек драматургы, язучы Гәлиәскар Камалга һәм Россия Федерациясе паспорты тарихына багышланган мондый очрашуларны укучылар бик яратып кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100