news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә мини-футбол ярышы узды

1 урында - техникум, 2 урында - Олы Әтнә мәктәбе, 3 урында - Күңгәр мәктәбе.

(Әтнә, 18 май, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Әтнәдә 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм техникум студентлары арасында баручы спартакиада кысаларында чираттагы спорт ярышы узды. Унбер еллыклар һәм төп мәктәпләр арасында узган мини-футбол бәйгесе үзенең бик кискен баруы белән истә калды, дип яза район газетасы.

Биредә судьялар – Фаил Гәрәев һәм Таһир Вәлиуллинның роле зур булды. Ә нәтиҗәләр түбәндәгечә.

Унберьеллык мәктәпләр һәм Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы арасында:

I. Техникум. II. Олы Әтнә мәктәбе. III. Күңгәр мәктәбе.

Төп мәктәпләр арасында:

I.Түбән Көек мәктәбе. II. Олы Мәңгәр мәктәбе. III. Яңа Шашы мәктәбе.

Спартакиада дәвам итә, укучыларның тагын 2 спорт төре буенча ярышасы бар, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100