Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнәдә машина белән сыер савучылар семинары уза
Машина белән сыер саву операторы һәм консультантлары Татарстан Республикасының 43 районыннан килделәр.
(Әтнә, 17 август, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Әтнәдә машина белән сыер савучылар семинары уза. Машина белән сыер саву операторы һәм консультантлары Татарстан Республикасының 43 районыннан килделәр, дип яза район газетасы.
Семинарны авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хазипов ачып җибәрде. Катнашучыларны сәламләп, һәрберсенә уңышлар теләде. Ярышлар судьясы, терлекчелек бүлеге җитәкчесе Сирин Нигъмәтҗанов көн тәртибе белән таныштырды.
Катнашучылар 5 төркемгә бүленә, һәрберсенең кураторы бар. Аларның теоретик белемнәрен дә, “Мәңгәр” хуҗалыгы базасында практик уңганлыкларын да тикшерәләр, мәдәни–күңел ачу чаралары, музейларда булу да планлаштырылган.
Әлегә оештыручылар фикере белән танышыгыз.
Нәҗип Хазипов, министр урынбасары:
“Мондый бәйгеләр елдан–ел камилләшә. Ә биредә катнашучылар да шаккатып карадылар, оештыру да югары дәрәҗәдә, теория өлеше узучы техникум да бик матур. Гомумән, сер түгел, Әтнә – сөт саву буенча лидер. Чын мәгънәсендә терлекчелектә төзелеш мәйданчыгы да”.
Финсур Әхмәтов, Төбәкара татарстан лабораториясе җитәкчесе киңәшчесе:
“Исем китте. Оештыруга “+6” куярга була. Ә техникумны танымадым, институт, академияләр дә бу дәрәҗәдә үк түгел”.
Сирин Нигъмәтҗанов, ярышлар судьясы:
“Әлегә ниндидер бәя бирә алмыйм. Оештыруның нинди югарылыкта булуын “Мәңгәр”дә күрәбез инде”.
Гүзәл Әхмәтова, Актаныш районыннан, савымчы:
“15 ел сыер савам, моңарчы Кукмарада узган бәйгедә катнаштым – 3 урын яуладым. Бу юлы да ныклап әзерләндем, өметләр зурдан”.
Асия Әхмәтҗанова, Бөгелмә районы, “Наратлы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте:
“Әтнәгә 5 сәгатьтән артык килдек. Элек Аксубай, Питрәч районнарында ярышларда катнашканым бар, тәҗрибәм җитәрлек”.
Татьяна Савельева, Баулы районыннан, савымчы:
“Район бәйгеләрендә урыннар алганым бар. Ә монда катнашу... минем өчен ял ул”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз