news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә мөмкинлеге чикле Рүзия Камаевага җыелма пандус бүләк иттеләр

“Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы Бөтенроссия "РИТЭК" бәйгесенә катнашып, җиңү яулады.

(Казан, 5 май,”Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы Бөтенроссия "РИТЭК" бәйгесенә катнашып, җиңү яулады. Проект Рүзия Камаеваның яшәешен җиңеләйтүгә багышланган иде, дип яза район газетасы сайты.

"Изгелек" халыкка хезмәт күрсәтү үзәге Бөтенроссия "РИТЭК" бәйгесенә катнашкан иде. Бу проект Күшәр авылында яшәүче мөмкинлеге чикле, аерым игътибар таләп итүче әтнәле, ике китап авторы Рүзия Камаева тормышын җиңеләйтүне бар яклап үз эченә алган иде. Коллектив шушы проект белән грант отып, 50 мең сум акчага ия булды.

Бу акчалар оешманың хисап счетына күчкәч, моннан өч ай элек, социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль челтәрдән Рүзия белән бергәләп, аңа кирәкле җиһазлар эзләделәр. Җыелма пандус, ("складной пандус") белән ванна кергәндә күтәртә торган күтәрткечкә ("подьемник") туктап, интернет аша кайтартуны сорап, тиешле кәгазьләр тутырып җибәрделәр. “Алгач алгач, уңайлысы булсын дип тырыштык, тик нинди җиһаз килер, кулланырлык булыр микән дип өч ай буе борчылдык. Казаннан алып кайтканда да ышанып бетә алмадым, менә шул җиһазлар хуҗасына тапшырылды бүген. Җиһазлар тулы комплектта, сыйфаты әйбәт дип таптык. Рүзиянең аннан файдалана алганлыгын күргәч кенә коллективыбыз белән җиңел суладык - ди "Изгелек" социаль үзәге коллективы җитәкчесе Гөлсинә Шакирова.

“Шатлыгымның да, рәхмәтемнең дә чиге юк. Күптән хыялланган әйберләремне бүләк иттеләр. Рамазан ае аллары, җомга көне. Аллаһы Раббебыз миңа бүләк иткән шатлыкны меңе белән үзегезгә кайтарсын” - дип озатып калды Рүзия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100