Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнәдә мөмкинлеге чикле балалар Яңа ел каршылады
Әтнә районында мөмкинлеге чикле 55 бала махсус исәптә тора.
(Әтнә, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). “Изгелек” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Укучылар йорты, спорт мәктәбе йөзендә районның башкарма комитеты алар өчен бик матур чара – Яңа ел каршылау бәйрәме оештырды, дип яза районның “Әтнә таңы” газетасы.
“Бәйрәмгә исәптә торучы балаларның яртысыннан күбрәге килгән иде. Балалар гына түгел, озата килгән ата-аналар да бик ошаттылар. Соңыннан әти-әниләр зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Беренче тапкыр оештырдык, әмма соңгысы булмас”, – дип хәбәр иттеләр “Изгелек”тән.
Монда Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел символы – сары эт, узып баручы ел символы – әтәч һәм алып баручылар балаларның күңелен күргәннәр. Уеннарда да, соңыннан да бүләкләр биргәннәр. Иң мөһиме – мөмкинлеге чикле балалар бәйрәмне бик яратып кабул иткәннәр, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз