news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә мөгезле эре терлекләр санын арттырачаклар

Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, районда маллар саны 150-200, бозаулар саны 100 башка арткан.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Әтнәдә мөгезле эре терлек саны арттырылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Галимҗанов хәбәр итте.

“Әтнә районында хәзер 24 мең мөгезле эре терлек исәпләнә. Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, сыерлар саны 150-200 башка, бозаулар саны якынча 100 башка күбрәк. Ел азагында да үсеш 200 баш чамасы булыр дип планлаштырабыз”, – диде ул агентлык хәбәрчесенә.

Мәгълүм булганча, Әтнә районы авыл хезмәтчәннәре көн саен 190 тонна сөт сава. Биредә Татарстанның иң сөтле сыерлары исәпләнә: һәр сыер 26,8 килограмм сөт бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100