news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә Өлкәннәр бәйрәме флеш-моб белән тәмамланды

Әтнә районының Күәм урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары тарафынан мәктәпкүләм чара узды

(Әтнә, 2 октябрь,  “Татар-информ", “Әтнә таңы”). Кичә Әтнә районы Күәм мәктәбендә Өлкәннәр көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан мәктәпкүләм зур чара үтте.Ул "Елмаю бүләк ит!" дип аталды. Укучылар әби-бабалары өчен бик матур концерт күрсәттеләр. Бәйрәм "Яхшылык эшлә!" акциясе кысаларында флеш-моб белән тәмамланды, дип яза җирле басма сайты.

-Соңыннан килгән кунакларыбызны коймак һәм чәй белән сыйладык. Бәйрәмне оештыручылар, башлангыч сыйныф укытучылары, барыбызны да гаҗәпкә калдырдылар, - дип соклануын белдерде Күәм урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Сөнгатова, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100