news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә дәүләт театры йөз еллык юбилеена әзерләнә

Бер гасырлык тарихы булган сәнгать учагы бу көннәрдә үзенең юбилее уңаеннан зур гастрольләр турына чыкты.

(Казан, 5 март, “Татар-информ”). Татарстанда гына түгел, Россиядә дә авылда эшләүче бердәнбер Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры үзенең йөз еллык юбилеена әзерләнә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер гасырлык тарихы булган сәнгать учагы бу көннәрдә үзенең юбилее уңаеннан зур гастрольләр турына чыкты. Аларның беренче тукталышы Ульяновcк өлкәсендә булды.

Театр сөюче Ульяновск тамашачысы әтнәлеләрне чәкчәкләр тотып, җыр-биюләр белән каршы алды. Бу якларга беренче тапкыр килүче театр артистлары тамаша башланганчы татар мәдәният үзәгендәге сәнгать музее белән дә танышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot