news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә дәүләт драма театры «Тантана» комиссиясе алдында имтихан тотты

Чыңгыз Айтматовның “Гүзәлем Әсәл” спектаклен театр белгечләре бәяләде.

(Әтнә, 15 март,  “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективы кичә Арча сәхнәсендә “Тантана” театраль премиясенең жюри комиссиясе алдында имтихан тотты. 

Чыңгыз Айтматовның “Гүзәлем Әсәл” спектаклен, артистларыбыз уенын Рауза Солтанова, Айгөл Габәши, Елена Шевченко, Адилә Хәйбуллина, Сиринә Латыйпова, Гөлшат Низамова кебек танылган театр белгечләре бәяләде, дип яза районның “Әтнә таңы” газетасы.

Жюри яшь артистларыбыздан Илфат Шәрифуллин, Айдар Вәлиев, Гүзәл Гафарова, Зөһрә Мөхәммәтшиналарны аерым билгеләп үтте. Спектакльдән соң фикер алышуда тулаем куелышка карата да мактау һәм тәнкыйть сүзләре яңгырады. Ә “Тантана” театраль премиясенә номинантлар республика театрлары тарафыннан тәкъдим ителгән спектакльләрне карап чыкканнан соң, гомуми утырышта игълан ителәчәк, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot