news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә дәүләт драма театры артистлары Мәскәүдән килгән белгечләр белән очрашты

Әлеге очрашу Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсендә “Бердәм Россия” федераль программасының “Малые города” кысаларында оештырылды.

(Әтнә, 11 сентябрь, “Татар- информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина).Республикабыз халкына яхшы таныш белгечләр, Татарстан республикасының мәртәбәле бүләк ияләре - Әтнә дәүләт драма театрының директоры Ленур Зәйнуллин, режиссеры Рамил Фазлыев, артист Марат Хәбибуллин, Әтнә сәнгать мәктәбе җитәкчесе, биюләр куючы Алия Абдуллина Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсендә Мәскәүдән килгән рәссам, композитор, биюләр куючы, Европа дәрәҗәсенә күтәрелгән шәхесләр – Геннадий Скоморохов, Юра Федоров, Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар белән очраштылар, дип яза җирле басма сайты.

Бу очрашу Әтнә артистлары бүгенге көндә сәхнәләштерә торган француз язучысы Морис Метерлинкның “Күк кош” (“Синяя птица” 1908 елда язылган) спектакле белән бәйле. Артистларыбыз әлеге очрашудан төпле фикерләр белән, ныклы карарга килеп кайттылар. Үзләрен борчыган сорауларга җавап таптылар.

-Дүрт сәгатькә якын дәвам иткән бу чара - безнең өчен табыш һәм бик файдалы булды. Театр сәнгатендә бары да бергә бәйләнгән. Рәссамга эшләр өчен нинди костюмнарның нинди булуын белү кирәк, музыка язар өчен шигырь булу мөһим, көе булмагач биюләрен дә куеп булмый. “Күк кош” спектаклен барыбыз да тулысынча күзалладык. Барысы да ачыкланды. Хәзер ныклап эшли башлыйбыз,- диде Әтнә дәүләт драма театрының директоры Ленур Зәйнуллин.

Морис Метерлинкның “Күк кош” спектаклен ноябрь аенда күрербез дигән фараз бар, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot