news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә “Әләшә” бәйрәме узды

Дини бәйрәмгә җыелган халык сабантуен хәтерләтте

(Әтнә районы, 10 июнь, “Татар-Информ”, Роза Исмәгыйлова). Әтнәдә чираттагы тапкыр “Әләшә” бәйрәме узды. Ул дини йолаларны, гореф-гадәтләрне ихтирам итү йөзеннән, халыкны дингә якынайту максатында оештырыла.
Изгеләр тавына кешеләр иртә таңнан ук агыла башлады. Аларның барысы да болгаланганчыга хәтле изге судан авыз итәргә ашыкты. Бирегә беренче тапкыр аяк басучыларга исә каберлекләрне зиярәт кылырга, меңьяшәр имәнгә карап сокланырга насыйп булды.
Бәйрәмдә өч корбан чалынды. Күәм мулласы Тәлгать Фәттахов “Әләшә”нең тарихын сөйләп узды. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укучы Илшат Шәяхмәтовның көйләп, яттан “Ясин”не укып бирүе күпләрне сокландырды, дип хәбәр итә “Әтнә таңы” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot