news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә кар мул яуды

"Татавтодор" егетләре урам һәм күперләрне кардан чистарта

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). 22 октябрьгә каршы төндә Әтнәдә кар мул яуды. Иртән чыккач, сарайга кадәр кар көрәп, сукмак салырга туры килде хәтта. Эшкә дә, машина белән кар көртләренә чуммас өчен, сак барырга туры килде. Шөкер "Татавтодор" егетләре дә юлда. Юлчылар быелгы көзге-кышкы чорда урам һәм күперләрне кардан чистарта, дип яза “Әтнә таңы” газетасы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot