news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә Күәм урамнарына утлар куялар

Урамнардагы ватылган лампочкаларны да алыштырдык, дигән Күәм авыл җирлеге хезмәткәрләре.

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Күәм урамнары яктырачак, дип хәбәр итә "Әтнә таңы" газетасы. 

"Районыбыз авылларына кичке якта барып керсәң, алдагы елларны искә төшереп куанып куясың, чөнки якты, багана башларында лампочкалар балкый. Күәм авылының үзәк урамы бөтенләй сокландыра", - дип  сөенечле хәбәр белән уртаклаша район газетасы.

Авылның Рихард Зорге урамындагы баганаларга лампочкалар куелган. Ленин урамындагы караңгырак калган өлешләрен барлап, лампочкалар өстәп куйганнар. Урамнардагы ватылган лампочкаларны да алыштырдык, дигән Күәм авыл җирлеге хезмәткәрләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot