news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә Идел буендагы бөтен төбәкләрнең терлек азыгы сыйфатын тикшерәчәкләр

Әтнә районында терлек азыгы сыйфатын тикшерүче заманча лаборатория эшли башлады.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Хәмит Бадиков). Татарстанның Әтнә районында Идел буендагы барлык субъектларның терлек азыгы сыйфатын тикшерәчәкләр.

Лабораториянең бүгенгесе сокланырлык. Биредә терлек азыгы аксымын, дымлылыгын, "жмых" мочевинасын тикшерәләр. Эшли башлаган 17 октябрьдән бүгенге көнгә кадәр 60лап «проба» тикшерергә өлгергәннәр инде. Лабораториягә яңа җитәкче дә билгеләнгән. Бу вазифаны Кострома шәһәреннән кайткан тумышы белән Әтнә кешесе Шәүкәт Яруллин башкара. Лабораториягә зур өметләр баглыйлар.

"BLGG Agro Xpertus" фирмасының Мәскәү өлкәсе Куркино шәһәрендәге филиалы җитәкчесе Надежда Байман да ышаныч белдереп, үзәк булдырырга дигән ният белән Әтнәгә килеп китте. Ә Куркино шәһәрендәге ул җитәкләгән лаборатория Россиядә әлегә иң көчлесе.

Районның ветеринар станциясе җитәкчесе Рөстәм Һашимов: "Бүгенге көндә безнең барлык хуҗалыклар диярлек терлек азыгын шунда тикшертә", – ди.

Әтнәдә мондый лаборатория булдыру нияте бер дә юктан гына тумаган. Район терлекчелек өлкәсендә Татарстанда гына түгел, Россия буенча лидерлар сафында. Көчле лаборатория үзәген булдыру теләге табигый.

Надежда Байман башта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында булган, җитәкчеләр белән киңәшкән. Аннан соң республика ветеринар лаборатория җитәкчесе Марс Вәлиев белән Әтнәгә киләләр. Рөстәм Һашимов сүзләренә караганда, Надежда Байман лаборатория мөмкинлекләрен карап танышкан һәм күргәннәрдән канәгать калган.

Тиздән район ветеринар станция лабораториясенә яңа төр җиһазлар кайта башлый. Тупас терлек азыгын җитештерү һәм консервацияләү буенча да заман таләпләренә җавап бирү йөзеннән, инновацион эшчәнлек алымнарын кулланырга кирәк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100