news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә иҗтимагый советка яңа җитәкче билгеләнде

Ул – Эдуард Гарипов.

(Әтнә, 16 июль, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Әтнә Эчке эшләр бүлеге каршында эшләп килгән иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Утырыш барышында Әтнә Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев иҗтимагый совет әгъзаларын кыскача гына 6 айдагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды, дип яза район газетасы.

Иҗтимагый советка яңа җитәкче билгеләнде. Ул – Эдуард Гарипов. Алга яңа бурычлар куелды. Моннан тыш, аралашу барышында Әтнә Эчке эшләр бүлеге җитәкчесенә совет әгъзалары тарафыннан яңа тәкъдимнәр әйтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot