news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә хоккей ярышларында җиңүчеләр билгеле булды

Җиңүчеләргә медальләр, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Әтнәдә хоккей ярышларында җиңүчеләр билгеле булды
atnya-rt.ru/

(Әтнә, 27 гыйнвар,  “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнәдә мәктәп укучылары арасында хоккей ярышы узды. Ул спартакиада кысаларында, гадәттәгечә, унберьеллык һәм төп мәктәп командалары арасында үткәрелде. Бу турыда җирле басма яза.

Олылар арасында Әтнә хоккей лигасы уеннары дәвам иткәндә, мәктәп укучылары арасында да хоккей бәйгесе үткәрелүен сөенеп кабул иттек. Яхшы уен күрсәтүләре белән горурландык та. Нәтиҗә дә ике төр мәктәп укучылары арасында ясалды, диелгән хәбәрдә.

Унберьеллык мәктәп командалары арасында 1 урында Күәм мәктәбе, 2 урында Бәрәскәмәктәбе, 3 урында -Олы Әтнә мәктәбе, 4 урында – Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы

Төп мәктәп командалары арасында: 1 урында Олы Мәңгәр мәктәбе, 2 урында Яңа Шашы мәктәбе, 3 урында Түбән Көек мәктәбе.

Җиңүчеләргә медальләр, истәлек бүләкләре тапшырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100