news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдәге дәүләт театры “Кече шәһәр театрлары” федераль проектында катнаша

Татарстан театрлары “Кече шәһәр театрлары” һәм “Театр - балаларга” федераль проектларында катнаша.

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Быел “Кече шәһәр театрлары” федераль проектына Әтнә татар дәүләт драма театры да керәчәк. “Татар-информ”га бу хактагы мәгълүматны театр директоры Ленар Зәйнуллин раслады.

Искәртеп үтәбез, 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры авыл җирлегендә урнашкан булуы сәбәпле, “Кече шәһәр театрлары” федераль проектына катнаша алмаган иде. Проектта халкы 300 меңнән артмаган кече шәһәрләрдә урнашкан дәүләти һәм муниципаль театрлар катнаша. Әтнә театры - Россиядә авыл җирлегендә ачылган бердәнбер дәүләт театры.

Быел проектка халкы 300 меңнән артмаган торак пунктларында урнашкан театрлар кертелә. Проект софинанслау шартларында тормышка ашырыла, ягъни акчаның бер өлеше республика бюджетыннан өстәлә.

Ленар Зәйнуллин билгеләп үткәнчә, Әтнә театры федераль проект кысаларында ике спектакль күрсәтәчәк. Аның берсе – Галиәскар Камалның “Безнең шәһәрнең серләре” комедиясе. Спектакльне театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев куячак.

Искәртеп үтәбез, Татарстан театрлары “Кече шәһәр театрлары” һәм “Театр – балаларга” федераль проектларында катнаша. 2017 елда аларда тугыз дәүләт һәм ике муниципаль театр катнашты. Республика софинанславы белән бергә 37 млн.сумнан артык акчага 26 яңа спектакль куелды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100