news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә гаиләләр арасында спорт бәйгесе узды

“Әти-әни һәм мин спортны яратучы гаилә” дип исемләнгән спорт бәйгесендә 8 авыл җирлегеннән гаиләләр катнашты.

(Әтнә, 24 февраль, "Татар-информ", “Әтнә таңы”). Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Ашыт" спорт үзәгендә "Әти-әни һәм мин, спорт яратучы гаилә" дип исемләнгән спорт бәйгесе булып узды. Олы Әтнә, Күәм, Комыргуҗа, Түбән Бәрәскә, Күлле Киме, Түбән Көек, Югары Сәрдә, Олы Мәңгәр авыл җирлекләреннән килгән гаиләләр үзара көч сынаштылар, дип хәбәр итә районның “Әтнә таңы” газетасы.

Гаиләләр төрле спорт төрләреннән үзләрен сынадылар. Викторина, рәсем бәйгесе, ату, автоматны сүтеп җыю, дартска тидерү, эстафета, гер күтәрү, аркан тарту кебек ярышларда көч сынашып,  концерт номерлары да күрсәттеләр.

 Ярышта Олы Әтнә авыл җирлегеннән катнашкан Латыйповлар гаиләсе - берече, Комыргуҗа авылыннан Сибагатулиннар - икенче, Түбән Көектән Кадимовлар өченче урынга лаек булдылар. Олы Мәңгәр авыл җирлегеннән Шакировлар, Күлле Кимедән Сабировлар, Күәмнән Хәкимовлар, Югары Сәрдәдән Җиһангировлар, Бәрәскәдән Сибгатулиннар гаиләләре дә бик матур уеннар, дип язалар басма матбугатта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100