news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә "Ел хатын-кызы" исеме билгеле булды

“Минем язмышым - минем һөнәрем” номинациясендә сыер савучы Гөлнар Хисамиева җиңгән.

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Кичә Әтнә дәүләт драма театры бинасында "Ел хатын-кызы" бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Бу турыда "Әтнә таңы" газетасы хәбәр итә.

Татарстан Президенты, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе ярдәме белән үткәрелә торган “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән ” бәйгесенең район туры булган. Чарада 11 кеше катнашкан: 10 хатын- кыз, 1 ир-егет.

"Бәйгедә катнашучылар үзләренең яхшы әзерлек белән килүләрен күрсәтте. Чыгыш ясаучыларга да сокланырлык. Ир-егетебез Рамил Шәйхиев нинди эшкә тотынса, шуны булдыра", дип яза район газетасы.

“Минем язмышым - минем һөнәрем” номинациясендә Комыргуҗа авылы сыер савучы Гөлнар Хисамиева җиңүче булган. Казанда узачак республика бәйгесенә кем барачагын соңрак хәбәр итәчәкләрен җиткерә "Әтнә таңы" газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100