news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенә әзерлек башланды

Бәйгенең муниципаль этабында 16 кеше: 13 хатын-кыз, 3 ир-ат катнашачак.

(Әтнә, 17 ноябрь,  “Татар–информ", “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әтнәдә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең район этабына әзерлек башланды. Бу турыда район газетасы сайты хәбәр итә.

Әтнә дәүләт драма театры бинасының кече залында, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, "Ак калфак"ның район бүлекчәсе әгъзалары катнашында җыелыш узды. Бу чараны “Ак калфак” бөтендөнья хатын-кызлар оешмасының Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Гөлшат Марс кызы Закирова үткәрде.

Әлеге җыелышта фикер алышучылар берничә көн дәвамында бәйгедә катнашырга теләүчеләрне барладылар. Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан исемлек төзелеп, катнашырга теләүчеләрнең кайсы номинациядә чыгыш ясаячаклары билгеләнде.

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең быелгы район этабында 16 кеше катнашасы булды. Аларның өчесе ир-ат һәм алар “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк”, Ир-ат–лидер” номинациясендә чыгыш ясаячаклар. Муниципаль бәйге 14 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә булачак.

“Әтнә таңы” сайты бәйгедә катнашучыларның исемлеген дә тәкьдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100