news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә, ел башыннан исәпләгәндә, үлүчеләр саны туучылардан ике тапкыр күбрәк

Агымдагы елда 19 пар язылышкан, 8 пар аерылышкан.

(Казан, 9 май, “Татар-информ", “Әтнә таңы”) Әтнәдә ел башыннан 24 бала туган, 57 кеше үлгән, дип яза район газетасы сайты.

ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, апрель аенда 3 кыз, 2 малай туган. Әлеге сабыйларның өчесе гаиләдә - беренче, икесе- икенче бала.

Шул ук вакытта узган айда 15 үлем очрагы теркәлгән. Вафат булучыларның җидесе - ир-ат, сигезе- хатын-кыз. Яңа гаилә коручылар - бишәү, 1 пар исә аерылышкан.

Агымдагы ел башыннан исәпләгәндә, барлыгы 24 бала якты дөньяга аваз салган. Аларның 15е - малай, 9ы - кыз. 12 бала - гаиләдә беренче, 9 бала- икенче, 2 бала- өченче. 1 бала гаиләдә дүртенче булып туган.

57 үлем очрагы теркәлгән. Аларның 34е - ир-ат, 23е - хатын-кыз. 19 пар язылышкан, 8 пар аерылышкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100