news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә ел башыннан 43 бала туган

ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, җиде айда 95 үлем теркәлгән.

(Әтнә, 9 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Июль аенда районда барлыгы дүрт яңа туган сабый туган. Аларның берсе – малай, өчесе – кыз. Гаиләдә бер бала - беренче, бер бала - икенче, ике бала – өченче булып туган, дип яза җирле басма.

12 пар язылышкан, 2 пар аерылышкан. Үлем очраклары – 15. Аларның унысы – ир-ат, бишесе – хатын- кыз.

Ел башыннан исә барлыгы 43 бала туган. Аларның егерме икесе – малай, егерме бере – кыз бала. Гаиләдә 17 бала – беренче, 15 бала- икенче, 7 бала – өченче һәм 4 бала – дүртенче булып туган. 39 пар язылышкан, 14 пар аерылышкан. Барлыгы 95 үлем очрагы теркәлгән - 51 ир-ат һәм 44 хатын-кыз.

Узган елгы саннарга күз салсак, 2017 елның июль аенда барлыгы 5 сабый дөньяга килгән булган. 9 пар язылышкан, 2 пар аерылышкан. 21 үлем очрагы теркәлгән.Ел башыннан 34 бала туган булган. 34 пар язылышкан, 22 пар аерылышкан. Үлем очраклары 123 булган. Быелгы белән чагыштырганда, язылышучылар саны арту һәм үлүчеләр саны кимү күзәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100