Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнәдә Дәүләт җыр һәм бию ансамбле башкаруындагы җырга клип төшерелде
Клип “Кытай Баламишкины” исемле җырга төшерелде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Әтнә, 10 сентябрь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнәдә Дәүләт җыр һәм бию ансамбле башкаруындагы җырга клип төшерелде. "Кытай Баламишкины" дип исемләнгән җырга төшерелгән бу клипта Олы Мәңгәр халык театры һәм Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы каршында эшләп килгән “Яшьлек” театр студиясене егерме артисты катнашты, дип яза җирле басма.
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт җыр һәм бию ансамбле башкаруындагы “Кытай Баламишкины” исемле җырга төшерелгән бу клипта Әтнә районының иген басуларын күрерсез. Олы Мәңгәр авыл җирлеге халкы Мәңгәр, Мөндеш, Кишет басуларында урак урганын күрү хатирәләр давылын кузгатыр, бүгенге тормышның кадерен белергә ярдәм итә.
Клипны төшерүче һәм барлык эшләре артыннан оештырып йөрүче белгеч - Олы Мәңгәр халык театрының һәм авыл хуҗалыгы техникумы каршында эшләп килгән театр студиясенең режиссеры - Рафис Рәис улы Сәләхетдинов. Автобус белән тәэмин итүче - Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы директоры – Айрат Фәнил улы Каюмов. Ә клипта төшүчеләр театр артистлары – җирлектә яшәүче һәвәскәрләр. Бу аларның алтынчы клипта төшүләре, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз