Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнәдә чыгарылыш сыйныф укучыларының тугызы мәктәпне медаль белән тәмамлады
Унберенчы сыйныфны районда 41 укучы тәмамлаган.
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Бу көннәрдә Әтнә районы мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат тапшыралар. 41 укучысы яраткан мәктәбе белән саубуллаша. Бу чараны кайсы мәктәп район үзәгендәге кафе-рестораннарда үткәрә, ә кайсылары – мәктәп ашханәсендә билгеләп, табигатькә чыга. Әти-әниләрнең дә, мәктәп коллективының да иң истәлекле көне бу, дип яза район газетасы сайты.
Куанырлыклары бар, БДИ нәтиҗәләре республиканың уртача алган балларыннан югары. 9 медаль - әнә шул хакта сөйли.
- Быелгы бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләрен карыйбыз да куанабыз, карыйбыз да куанабыз, искиткеч укучыларыбыз, баллары югары, максатларына ирешергә насыйп булсын, - диләр мәктәп укытучылары. Мәгариф бүлеге белгечләре дә: “Белемнәре тирән”, - дип сөенәләр.
Менә алар медаль алучылар: Олы Әтнәмәктәбеннән - Мәгъсүмова Динә, Солтанова Эльвира, Гиниятуллина Чулпан; Күңгәр мәктәбеннән - Закиров Әмир, Мөхәммәтҗанова Айсылу, Газизова Рәзилә, Ситтигуллина Әдилә Күәм мәктәбеннән - Садриева Энҗе, Галиәхмәтова Дилә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз