news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан баллары республиканың уртача баллыннан югары

Район укучыларының 50 проценты - югары баллга ия, бу шуның кадәр укучы 80 баллдан югары балл җыйган дигән сүз.

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”).  Әтнәдә чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан баллары республиканың уртача баллыннан югары. Район укучыларының 50 проценты - югары баллга ия, бу шуның кадәр укучы 80 баллдан югары балл җыйган дигән сүз, дип яза җирле басма.

Быел, районның чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан баллары куанырлык. Математиканың профиль өлешенеке дә, рус теле дә республиканың уртача алган баллыннан югары, математиканың база өлеше бездә - 4.7, республика буенча уртача балл - 4.4. Математиканың профиль өлеше бездә - 62.5, республика буенча уртача балл - 57.6. Рус телен алсак, республика буенча уртача балл - 74.3, ә бездә - 78.2 балл. Күәм мәктәбе укучылары быел аеруча югары баллар белән сөендерделәр. Математиканың база өлешен алар барысы да "5" ле билгеләренә генә тапшырды. Математиканың профиль өлешеннән алар 74,33 балл җыйдылар. Рус теленнән - 84 балл. 3 укучылары иң югары баллга ия. Гомумән, район укучыларының 50 проценты - югары баллга ия, бу шуның кадәр укучы 80 баллдан югары балл җыйган дигән сүз. Олы Әтнә урта мәктәбенең 14 укучысының тугызы имтиханнардан югары баллар алдылар, дип мәгълүмат бирде мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлшат Марс кызы Закирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100