news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә чаңгы ярышларында җиңүче команда ачыкланды

Быел егерменче тапкыр әфганчы призына чаңгы ярышлары узды.

Әтнәдә чаңгы ярышларында җиңүче команда ачыкланды
atnya-rt.ru/

(Әтнә, 17 февраль, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова).  Әтнәдә быел егерменче тапкыр әфганчы Илдар Сафиуллин призына чаңгы ярышлары узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әфган сугышына районнан биш дистәгә якын егет китә.  Аларның икесе - Олы Мәңгәр авылы егете - "Кызыл йолдыз" ордены белән бүләкләнгән Илдар Сафиуллин, Күшәр авылы егете - "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән Зөлфәт Хәйруллин цинк табутта кайтты.

Ярыш узган еллардагы кебек быел да чаңгы ярышына гына кайтып калмады. Мәктәпнең югары сыйныф укучылары, район мәктәпләреннән, техникумнан килгән укучылар белән берлектә, әфган сугышы тәмамлануга 30 ел тулу уңаеннан, бик эчтәлекле чара әзерләгәннәр.

Чараның икенче өлешендә егет-кызлар үзләрен чаңгы спортында сынап карады.

Илдар Сафиуллин исемендәге Олы Мәңгәр мәктәбе үзенең элеккеге данын кире кайтарды. Әдилә Рәкипова, Зөһрә Хөснетдинова, Айзат Филатов һәм Марсель Әхмәдиевтан торган команда тугызъеллык мәктәпләр арасында беренче урынга һәм Кубокка лаек булды.

Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, унберъеллык мәктәпләр һәм техникум арасында бәйгедә беренче урынга – техникум командасы, икенче урынга – Күңгәр, өченче урынга Бәрәскә мәктәбе командасы чыкты. Тугызъеллыклар арасында, икенче урында – Яңа Шашы, өчтә – Өҗем мәктәпләре командасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100