news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә өч кеше учетка куелды

Аларның берсе төрмәдән кайтып, төзәтү эшләренә билгеләнгән.

(Әтнә, 16 гыйнвар, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). 2018 ел башланып кына килә, шулай булса да Әтнәдә яшәүче өч кеше җәза үтәтү инспекциясенә учетка куелды, дип яза җирле басма.

Аларның берсе төрмәдән кайтып, төзәтү эшләренә билгеләнгән, икенчесе - шартлы рәвештә җәза төре үтәчәк, өченчесе 220 сәгать эшләү шарты белән мәҗбүри эшкә хөкем ителгән. "Кызганычка каршы, өчесе дә Әтнә районы кешеләре", - ди Җәза үтәтү инспекциясеннән Клара Кадимова.

news_right_1
news_right_2
news_bot