news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә өч егетне бергәләп оештырылган караклыкта гаеплиләр

Суд материаллары буенча алар район оешмаларының берсенә караган гараж ишекләрен урлап сатканнар.

(Әтнә, 30 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова). Әтнә районы судының гаепләнүчеләр эскәмиясендә - бер авылдан өч егет. Аларны бергәләп оештырылган караклыкта гаеплиләр. Егетләрнең икесенә - 19 яшь. Өченчесе-24 яшьтә. Суд материаллары буенча, бу өч егет бергәләп район оешмаларының берсенә караган гараж ишекләрен урлауда гаепләнәләр, дип яза җирле басма.

Дөрес, бу гаражда бүгенге көндә бернәрсә дә сакланмый. Әмма бу аларның гаепләрен берничек тә акламый. Өчәүләшеп уйлашканнар, ишекне элмәгеннән салдырып, металл җыю урынына илткәннәр, акчасын алып, үзара бүлешкәннәр. Шуның белән оешмага 3889 сумлык зыян салганнар.

Монда әлеге оешма директорының уяулыгы турында да әйтми булмый. Кичтән эшләнгән җинаятьнең икенче көнендә, иртән, ишекләрнең юклыгын күреп, оператив рәвештә аларны эзләүгә керешә ул. Параллель рәвештә караклык очрагы турында полициягә дә хәбәр ителә. Ишекләрне җитәкче металл тапшыру пунктларының берсендә эзләп таба. Пункт җитәкчесе шунда ук аларны кире кайтара. Нәтиҗәдә, ишекләр җинаять кылынып бер тәүлек узганчы үз урыннарына куела. Гаеплеләр әнә шулай ачыклана. Алары исә тиз арада пункт хуҗасына килгән матди зыянны каплыйлар.

Суд барышында дәүләт гаепләүчесе егетләрнең һәр өчесен 300 сәгать күләмендә мәҗбүри эшләргә тартуны сорады. Егетләр үз гаепләрен танып, бүтән мондый эшләр белән шөгыльләнмәячәкләрен белдерделәр. Судья Азат Фәрит улы Нәҗмиев әнә шуларның барысын да исәпкә алып, егетләрнең һәр өчесенә биш мең сум күләмендә штраф түләү турында хокем карар кабул итте. Хөкем ителгәнлек бер елга кадәр дәвам итәчәк, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100