news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә чәчү тәмамланып килә

Әтнә районы сабан культуралары чәчүне дә беренчеләрдән булып тәмамлады.

(Әтнә, 22 май, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының 20 майга биргән мәгълүматларына караганда, Әтнә районында язгы чәчү 95 процентка башкарылды, дип яза җирле басма.

Аеруча соңгы көнкүрсәткече сокландыра – тиешлегә карата 7 % тәшкил итә. Әтнә районы сабан культуралары чәчүне дә беренчеләрдән булып тәмамлады.

Татарстан буенча язгы чәчү 78 процентка башкарылды. Соңгы көнне тиешле мәйданнарга карата 5,3 процентта чәчелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot