news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә былтыргы спартакиада нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм яңасы игълан ителде

Җиңүчеләргә 5, 7 һәм 10 меңлек сертификатлар тапшырылды.

(Әтнә, 17 декабрь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова). “Ашыт” мәдәният һәм спорт комплексында спорт мәктәбе һәм мәгариф бүлеге җитәкчелеге, мәктәп директорлары, тренерлар һәм физкультура укытучылары катнашында спартакиадага әзерлек кысаларында зур киңәшмә узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Спортка караш та, ярышлар да елдан-ел үзгәрә һәм ул яхшы якка – шунысы куандыра. Узган ел, мәсәлән, спартакиадада тугызъеллык мәктәпләр аерым, унбер еллыклар аерым чыгыш ясап, нәтиҗәләр дә икегә бүленеп ясалды.

“Балалар өчен спортта үзара көч сынашу бик мөһим, –  Бу алар өчен киләчәккә стимул бирә, алдагы җиңүләр өчен дәрт өсти. Уңай нәтиҗә күрсәткәннәре спорт мәктәбенең җыелма командасы составында төрле ярышларда катнаша", - диде спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәмәтшин.

Спартакиада төрләре буенча быелгы уку елында баскетбол буенча ярышлар булмас дип көтелә. Озак фикер алышканнан соң, хоккей буенча ярышларны да беренчелек итеп кенә оештырырга, зачет исәбенә кертмәскә дип килештеләр. Бик күп әти-әниләр өчен киемнәрен, кәкмәшә-тимер аякларын булдыру проблемага әйләнергә мөмкин.

Ә менә баскетболны бәйгеләрдә төшереп калдыру күпләрдә бәхәсле фикерләр тудырды. Монысы инде баскетбол белән чын-чынлап шөгыльләнгән мәктәпләргә кагыла. Спартакиадада техникум студентларын катнаштыру мәсьәләсе дә уңай хәл ителде, 2002 елгыларны паспорт буенча гына ярышларга кертәчәкләр.

Киңәшмә ахырында былтыргы спартакиада нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм җиңүчеләргә 5, 7 һәм 10 меңлек сертификатлар тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100