news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә биш меңгә якын мөгезле эре терлеккә вакцинация ясаганнар

Лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен, 5690 баш терлектән кан алганнар.

(Казан, 6 март, "Татар-Информ", “Әтнә таңы”). Әтнә районында күмәк хуҗалыклардагы биш меңгә якын мөгезле эре терлеккә вакцинация ясаганнар. Бу турыда район сайты хәбәр итә.

"Агымдагы елның гыйнвар һәм февраль айларында районның ветеринария станциясе күмәк хуҗалыклардагы 4985 баш мөгезле эре терлеккә котыру авыруына каршы вакцинация ясады. Моннан тыш лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен, 5690 баш терлектән кан алдылар", диелгән әлеге хәбәрдә.

Мал табибы Салих Шаһиев сүзләренчә, туберкулезга тикшерү һәм “Сибирка” белән “Эмкар”га каршы вакцинация дә ясалган. "Бүгенге көндә “Шахтер”, “Таң” һәм Ленин исемендәге күмәк хуҗалыкларындагы мөгезле эре терлекләрдән, лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен, кан аласы калды”, - дигән ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot