Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнәдә “Без бергә” республикакүләм балалар фестивале үз эшен башлап җибәрде
Аның максаты – мәктәп яшендәге балаларны татар халкының мәдәнияте, иҗаты белән таныштыру, аны өйрәнеп башкаруга юнәлтү.
(Әтнә, 17 март ,"Татар-информ", "Әтнә таңы", Фәридә Филатова). “Без бергә» республика балалар иҗаты фестивале быел әле икенче генә мәртәбә уздырыла. Шулай булса да, ул мәктәп укучылары арасында киң яңгыраш тапты. Фестиваль барышында балалар үзләренең җырга-моңга осталыгын күрсәтә. Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләргә дә үзләренең булганлыгын күрсәтергә бер дигән мөмкинлек бу, дип яза район газетасы.
Аның максаты – мәктәп яшендәге балаларны татар халкының мәдәнияте, иҗаты белән таныштыруга, аны өйрәнеп башкаруга юнәлтүдә; фольклор иҗатына игътибар бирүдә, шулай ук татар халкының кул эшләрен өйрәнеп, аңа яңалык кертү дә... Кыскасы, Мәгариф һәм фән министрлыгы учредительлегендәге бу фестивальнең максаты да, эчтәлеге дә күпкырлы. Мәктәп укучыларының халык иҗаты фестивале кысаларында нәфис – эстетик белемнәре артачак. Халык мәдәниятенә, Россия халыклары традицияләренә карата хөрмәт тәрбияләнер, этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту, балаларда милли мәдәнияткә карата кызыксыну уяныр дип тә көтелә.
Икенче елын гына уздырылса да, ул мәктәп укучылары арасында киң яңгыраш тапты. Фестиваль барышында балалар үзләренең җырга-моңга осталыгын күрсәтә, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләргә дә үзләренең булганлыгын күрсәтергә менә дигән мөмкинлек бу. Фестивальнең зона этабы тиздән безнең районда да узачак. Шушы уңайдан район мәктәпләре укучылары арасында аңа әзерлек башланып китте. Ә менә мәктәптән тыш эшләр үзәгендә фестиваль кысаларында биредәге түгәрәкләргә йөрүче укучыларның кул эшләреннән торган зур күргәзмә ачылды. Нинди генә төрдә башкарылган кул эшләре юк биредә. Бисердан, балчыктан, чүпрәктән, кәгазьдән... санап бетерерлек түгел. Оста куллы өстәмә белем бирү педагоглары җитәкчелегендә эшләнгән алар.
Инде фестивальнең үзенә килсәк, аның район туры 23 март көнне узар дип көтелә. Аны оештыручы – район мәгариф бүлеге. Фестивальнең кул эшләренә кагылышлы өлеше районның 12 мәктәбеннән китерелгән кул эшләре күргәзмәсе буларак, Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә оештырылачак. Ә менә җыр-бию буенча укучылар Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында булыр дип көтелә. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең бию коллективы – «Хореография» бүлегендә, ә «Сәйлән» ансамбле – «Халык ансамбльләре» бүлегендә үзен күрсәтәчәк. Катнашучыларның барысына да уңышлар телик!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз