Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнәдә берәү рульне 14 яшьлек улына биргән
Штрафын вакытында түләмәгән бер йөртүчегә икеләтә күләмдә түләү яки 15 тәүлеккә арест, яки 50 сәгать мәҗбүри эшләр яный.
(Әтнә, 14 май, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Әтнәдә берәү рульне 14 яшьлек улына биргән һәм шуның өчен 30 мең сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр булган, дип яза район газетасы.
Юл кагыйдәләре һәркемгә дә кагыла, "Мин аның янында бит", дип кенә котылып калып булмый шул. Ә берәр уйламаган хәл килеп чыкса?! Бала язмышы өчен кем җавап бирә? Билгеле - ваемсыз әти кеше. Улын шулай үсендерүе мәңгелек аяныч нәтиҗәгә дә китерергә мөмкин бит. Шул хакта онытмыйк!
Юлны дөрес җирдән чыкмаган ике җәяүле дә, һәлакәт урынын ташлап киткән бер йөртүче дә, "Учебный" машинаны документларсыз алып чыгып киткән йөртүчегә дә җавап бирергә туры киләчәк. Штрафын вакытында түләмәгән бер йөртүчегә икеләтә күләмдә түләү яки 15 тәүлеккә арест, яки 50 сәгать мәҗбүри эшләр яный. Һәлакәт килеп чыкканнан соң спиртлы эчемлекләр кулланып тынычланган берәүгә исә 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,5ай - 2 елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган тагын бер йөртүчегә дә 30 мең сум күләмендә штраф түләргә һәм ел ярым җәяү йөреп торырга туры киләчәк, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз