news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә берәү металл торба урлаганда тотылган

Авыл хуҗалыгы кооперативы эшчесе июль аенда эш урынында метал торбаүткәргечне бүлемнәргә кисеп, эш урыныннан алып чыгарга уйлый.

(Әтнә, 15 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнә районында Авыл хуҗалыгы кооперативы эшчесе июль аенда эш урынында металл торбаүткәргечне эш урыныннан алып чыгарга уйлый. Шушы максат белән торбаүткәргечне бүлемнәргә бүлеп, 16 торба кисә, тик мәкерле планы барып чыкмый – җинаять урынында полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Нәтиҗәдә, каракка карата җинаять эше ачыла, дип яза җирле басма.

“Тикшерү нәтиҗәләре буенча торба урлау буенча бу эш шушы арада судка җибәреләчәк, – дип хәбәр итә район Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова. 

news_right_1
news_right_2
news_bot