news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә бер атнада юл кагыйдәләрен бозуның 90 очрагы теркәлгән

Аларның күбесе тизлекне тиешледән арттыру белән бәйле.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ, “Әтнә таңы”).16-22 июль көннәрендә район юлларында юл кагыйдәсен бозуның 90 очрагы теркәлгән. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Алар арасында иң күбе – 24 очрак тизлекне тиешледән арттыру белән бәйле. 15 йөртүчегә исә куркынычсызлык каешын такмау сәбәпле протокол төзелгән. Шулай ук, биш йөртүче штрафын вакытында түләмәгән өчен, җидешәр йөртүче документларын өйдә оныту һәм иминлек полисыннан башка йөрү сәбәпле җәзага тартылган. Өч техника техник яктан төзексез килеш юлга чыккан. “Тонировка”, юл билгесе кагыйдәсен бозучылар да бар.Ут кабызмыйча йөргән очрак та теркәлгән. Пассажирлары саклану каешын такмаганнар да җитәрлек. Һәлакәт урынына юл билгесе куймаганы, төзек булмаган прицеп белән чыкканны да күргән юлда тәртип саклаучылар. Рульне, йөртү хокукы булмаган затка тапшырган йөртүче дә читтә калмаган.Юл корылмаларына зыян китергән өчен дә штраф түләячәк зат бар. Җаваплылыкка тартылучылар арасында хәтта бер җәяүле дә теркәлгән. Шулай ук ике затка: берсе – физик, икенчесе – юридик – тахограф булмау сәбәпле беркетмә төзелгән. 5 вак юл һәлакәте дә шул бер атна эчендә булган, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100