news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә бер атнада алты кешегә инсульт булган

Табиб-эпидемиолог Азат Гыймадиев һава алышынганда, бакчада эшләгәндә аеруча сак булырга өнди.

(Әтнә, 1 июль, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Әтнәдә бер атнада  6 кешегә инсульт булган. Алар район Үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Табиб-эпидемиолог Азат Гыймадиев һава алышынганда, бакчада эшләгәндә аеруча сак булырга өнди.

Эссе һава торышы булганда, эссе белән салкын һава торышы алышынганда югары кан басымы булган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк. Бакчада эшләсәгез дә, башыгызга кияргә онытмагыз. Иелеп, өскә карап эшләгәндә сак булырга кирәк, - дип кисәтә табиб.

news_right_1
news_right_2
news_bot