news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә “Батырлык дәресләре” үткәрелде

13-23 февраль көннәрендә узган акция барышында ветеран полицейскийлар белән очрашулар, полиция хезмәткәрләре катнашында кичәләр үткәрелә.

(Әтнә, 28 февраль, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 2009 елда игълан ителгән “Батырлык дәресләре” акциясе матур бер традициягә әйләнде. Әлеге чара гражданнарны югары патриотик рухта тәрбияләү, Ватанга тугрылык һәм гражданлык буручын үтәүгә әзерлекне булдыру максатыннан чыгып уздырыла, дип яза районның “Әтнә таңы” газетасы.

13-23 февраль көннәрендә узган акция барышында ветеран полицейскийлар белән очрашулар, полиция хезмәткәрләре катнашында кичәләр үткәрелә, ачык ишекләр көне игълан ителә.

Әлеге акция кысаларында Олы Әтнә мәктәбенең 8 сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Резеда Бәширова Әтнә эчке эшләр бүлегендә кунакта булдылар. Биредә алар балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Дамир Һадиев, полиция ветераны Эдуард Гариповның чыгышларын тыңладылар, шулай ук ату кораллары белән таныштылар. Кадрлар бүлеге җитәкчесе Римма Нурмөхәммәтова полиция хезмәткәре булырга кайда укырга мөмкин булуы турында сөйләде. Укучылар эчке эшләр бүлеге музеенда да булдылар, андагы экспонатлар белән якыннан таныштылар. Шулай ук бүлекнең машиналар паркын да карадылар.

Укучылар өчен иң кызыгы исә Әтнә эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ленар Әнәс улы Минһаҗев белән очрашу булгандыр. Ул биредә эшләүчеләрнең хезмәте белән таныштырды, эштәге кайбер нечкәлекләргә тукталды. Ленар Әнәс улына бик күп сораулар да бирелде. Алар арасында эшкә дә, шәхси тормышка да кагылышлылары бар иде. Егет – кызлар биргән һәр сорауга җитәкче чын ихластан җавапларын кайтарды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100