news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле Халыкара акциягә кушылдылар

Акциянең инициаторы - Самара өлкә балалар китапханәсе.

(Казан, 6  май, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнә районы Күәм авыл китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле Халыкара акциягә кушылды. Акциянең инициаторы - Самара өлкә балалар китапханәсе, дип яза җирле басма. 

Акция кысаларында китапханәче Луиза Вафина аларга татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигырен укыды. Балалар дистә елдан артык "Мурзилка" балалар журналының баш мөхәррире вазифасын башкарган, язучы Анатолий Митяевның "Мешок овсянки" әсәре белән дә таныштылар. Экран аша сугыш мизгелләрен күзәттеләр.

Бер минутка тын калып, яу кырында башларын салган, безгә тыныч язлар бүләк иткән батырларны да искә алдылар. Күргәзмәгә куелган китаплар, рәсемнәр дә читтә калмады, һәр сөйләгәнгә үзләренең фикерләрен җиткереп, белгәннәре белән дә бик теләп уртаклаштылар. Соңыннан балалар бик тырышып "Җиңү күгәрченнәре" исемле котлау открыткалары ясадылар. Һәр балага Җиңү билгесе - "Георгий тасмасы" өләштеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100