news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә Бөтендөнья футбол көненә багышлап уздырылган уеннарга нәтиҗә ясалды

Узган атнада башланган уеннарда барысы алты команда катнашты.

(Әтнә, 23 декабрь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Бөтендөнья футбол көненә багышлап, узган атнада районның "Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәгендә футбол ярышлары башланып китте. Ике команда баштагы уеннарда ук төшеп калып, бүгенге уенда катнашкан дүрт команда призлы уеннарга уйнады, дип яза җирле басма сайты.

Бу бәйгедә алты команда катнашты.

Бүгенге уенның нәтиҗәсе, киеренке уеннардан соң, түбәндәгечә булды: беренче урында - Чембулат-Сап командасы, икенче урында - Әйшияз авылы командасы, өченче урында- "Затлы" командасы, дүртенче урында - Алат командасы.

Җиңүчеләрне һәрвакыттагыча Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчелеге бүләкләп, уеннарда катнашучыларга рәхмәт әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot