news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә Бөек Ватан сугышы ветераннары ачык өсле автомобильләргә утырып йөрде

Ветераннар утырган автомобильләр алга таба киткән саен, “Үлемсез полк” тулылана барды һәм гаять озынлыкка сузылгпан колоннага әйләнде.

Әтнәдә Бөек Ватан сугышы ветераннары ачык өсле автомобильләргә утырып йөрде
atnya-rt.ru/

(Әтнә, 9 май, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Олы Әтнәдә сугыш чорындагыча ачык өсле автомобильләргә утырган Бөек Ватан сугышы ветераннары “Үлемсез полк” колоннасы алдыннан үттеләр һәм Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт театрына таба юл тоттылар. Бу турыда районның “Әтнә таңы” газетасы хәбәр итә.

Бүген районда 6 ветеран бар - Күәмнән Рәхимҗан Габдуллаҗан улы Мозаффаров, Иске Җогып авылыннан - Габделхәй Шәймәгъсүм улы Нурмөхәмәтов, Түбән Шашы авылыннан Фәйзи Әхмәт улы Галиев, Олы Бәрәзәдән - Мөршидә Гариф кызы Бәдыйгова, Дусымнан - Зиннур Шиһап улы Шигапов, Олы Әтнә авылында яшәүче Рәис Вәли улы Вәлиев - аларның дүртесе Бөек Ватан сугышында катнашкан.

“Мәңгелек ут”ка “Бердәм Россия” активистлары веноклар салды, шунда биредә һәлак булганнарны искә алып аткан мылтык залплары тавышы яңгырады.

Ветераннар утырган автомобильләр алга таба киткән саен, “Үлемсез полк” тулылана барды һәм гаять озынлыкка сузылган колоннага әйләнде. Колоннада “Яшь армияче”ләр дә, орден-медальләрен чыңлатып Әфганстан ветераннары да, Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган бабай-әбиләренең портретларын күтәргән халык та бер сафта атлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100