news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә “Авыл көне” узды

Мондый бәйрәмнәрнең асылын аңлау өчен, җәйге сабантуйны күз алдына китереп, аны кышка күчерү кирәк, ди оештыручылар.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», "Әтгә таңы"). Әтнә районында “Авыл көне” бәйрәмнәре үтә. 11 февраль көнне шундый бәйрәмнең чираттагысы “Таң” хуҗалыгына кергән Кышлау авылы үзәгендә узды. Әлеге бәйрәм өченче ел рәттән үткәрелә, - дип яза Әтнә районы газетасы.

Мондый бәйрәмнәрнең асылын аңлау өчен, җәйге сабантуйны күз алдына китереп, аны кышка күчерү кирәк. Чиләкләп кар ташу, бер-береңне чанада тартып йөрү, шакмак җыю уеннары уйналды.

Мондый бәйрәмнәргә авыл кешесенең вакыты да юк кебек. Тик авыл халкы үзенең яшәеше, активлыгы, бердәмлеге белән сокландыра да, гаҗәпләндерә дә белә, - ди оештыручылар.

Төрле спорт уеннары белән авыл үзешчәннәре тарафыннан концерт номерлары да башкарылды. Шулай ук пылавы пеште, коймагы чыжлады, самавыры кайнады, - дип яза район газетасы.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100