Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнәдә авыл җирлекләре арасында КВН уеннары узды
Ярым финал уеннарында 12 команда чыгыш ясап, шуның 5се финалга үтте.
(Әтнә, 21 декабрь, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Гөлнар Мөхәмәдҗанова). Сәхнәдә биш – Күәм, Комыргуҗа, Олы Мәңгәр, Түбән Бәрәскә һәм Олы Әтнә авыл җирлекләре командалары. Иләк аша иләнеп, тишеккә сыймый калганнары финал уеннарына узды, хәбәр итә район газетасы.
Менә шул биш команда бирде дә инде “жар”ны. Җирлекне борчыган мәсьәләләр дә читтә калмады, уңай чишелеш тапканнарын да әйттеләр. Җирлектә генә түгел, Рәсәйкүләм чагылыш тапкан мәсьәләләр дә юморга аша тамашачыга җиткерелде. Әйе, куллар чабып уч төпләре кызарып, көлә-көлә авызлар авыртып, күзләр яшьләнеп бетте бу көнне. Афәрин һәр команда - “СәвитҖан” (Олы Әтнә), “99” (Түбән Бәрәскә), “Сәвит советниклары” (Комыргуҗа), “Күәм исәрләре” (Күәм), “Мәңгәр әртистләре” (Олы Мәңгәр) кызыклы уеннар күрсәттеләр. КВН тәмамланганнан соң да тамашачы теленннән озак төшмәде әле уеннар барышы. Араларында видеоязмасы юк микән, якыннарыма да күрсәтер идем, дип өзгәләнүчеләр дә булды. Чыннан да, кабат-кабат күрсәтерлек иде үзләрен.
КВН уеннары тәмам. Җиңүчеләр билгеле – беренче урында “СәвитҖан”, икедә - “99”ы, өченче урында “Сәвит советниклары” калды. “Иң шук команда” исеменә “Мәңгәр әртистләре”, “Иң музыкаль команда” булып “Сәвит советниклары” танылды. Ә “Күәм исәрләре” ”Тамашачы призы” номинациясенә ия булдылар. Һәр командага да сертификатлар тапшырылды. Уеннарның “Иң шаян кызы”, “Иң шаян егет”е дә билгеле булды. Олы Әтнә авыл җирлеге командасыннан Ләйсән Дәминова белән Тәбрис Бузунов лаек булдылар әлеге исемгә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз