news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә алдынгы укытучыларга Мактау кәгазьләре тапшырылды

Районның 13 мәктәбе, 7 филиалында белем бирүче ике йөздән артык укытучысы өчен бәйрәм оештырдылар.

(Әтнә, 6 октябрь,  “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының Актлар залында районның 13 мәктәбе, 7 филиалында белем бирүче ике йөздән артык укытучысы өчен бәйрәм оештырдылар, дип яза район газетасы сайты.

Укытучылар бәйрәмен башлап, район аппарат җитәкчесе Гөлнара Реваль кызы Галәүтдинова педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, киләчәк эшләрендә уңышлар теләде. Укытуда уңышларга ирешүчеләргә Мактау громаталары тапшырды.

Бүләкләү өлешен район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гарипов Ленар Тәлгать улы дәвам итеп, Мактау кәгазьләре биреп, алдынгыларны котлады. Эшләнгән эшләргә йомгак ясап, киләчәккә планнар белән таныштырды.

Чыгышлар тәмамлангач, район  укытучылары Казан артистлары Илдар Әхмәтов, Айгөл Рәхимова, Илшат Вакказов концертын карадылар, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot