news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә аерылышучылар азрак

Быел август аенда 24 пар теркәлгән

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Әтнәдә башка районнар белән чагыштырганда, аерылышучылар саны азрак.

Быел август аенда 24 пар кушылса, 2 пар аерылышкан. Ел башыннан исәпләсәк тә, 69 парның язылышуына 14 таркалган пар туры килә. Узган елгы күрсәткечләр дә шул чама булган.

Ә менә “Туган-үлгән” күрсәткече тискәре саннар белән ялтырый. Быел августта 8 бала туган булса, 11 кеше вафат булган. Ел башыннан алып 8 айда 80 бала якты дөньяга килсә, 152 райондашны җирләгәнбез. Ә былтыргы нәтиҗәләр аз гына булса да, яхшырак иде, дип хәбәр итә “Әтнә таңы” газетасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100