news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә “Аҗаган” уеннарында Яшел Үзән укучылары җиңде

Әтнәдә узган “Аҗаган” уеннары хәрби-патриотик тәрбия үрнәге булып тора.

(Әтнә, 20 апрель, "Татар-информ", “Әтнә таңы”). Әтнә районының “Ашыт” спорт һәм мәдәният үзәге ул көнне республикабызның 5 районы яшүсмерләренең шат авазларыннан гөрләп торды. Замана балаларын бик кадер-хөрмәттә генә яшәтәбез кебек, укудан гайрене белмәгән балаларның сугышчан әзерлеге турында сөйләшү акылга сыймаслык хәл кебек тә. Тик, безнең яшүсмерләребез ул көнне бөтен имеш-мимешләрне юкка чыгарып, сафта атлап йөрү, автомат җыю, противогаз киеп каршылыклар аша үтү, граната ыргыту кебек сынауларны шундый тизлек һәм осталык белән башкардылар. Әле бит кызлары да калышмады, киресенчә осталык үрнәкләре күрсәттеләр, - дип яза район газетасы сайты.

17 апрель көнне "Ашыт" спорт үзәгендә республикабызның 5 районыннан килгән мәктәп укучылары хәрби әзерлек буенча сынау тоттылар.

Чара район мәгариф бүлеге мәдире Ленар Гариповның, Арча-Әтнә хәрби комиссариаты комиссары Алмаз Борһановның сәламләүләре белән башланып китте. Һәр чыгышта “Аҗаган” уеннарының элек-электән үткәрелеп килүенә, беррәттән хәрби-патриотик тәрбия бирүнең төп өлеше булуына басым ясалды. Тормыш иминлеге нигезләре фәненнән белем бирүче Булат Зариповның киңәшләрен дә игътибар белән тыңлады укучылар. Ә аннан соң хәрби уеннар башланды. Аның бер өлеше - бина эчендә, икенче өлеше урамдагы мәйданчыкта үткәрелде.

Киеренке барган бәйгенең җиңүчесе булып Яшел Үзән укучылары калды. Икенче урында - Арча, өчтә - Әтнә, дүрттә- Балтач белән Югары Ослан укучылары.
“Кем нинди урын яуламасын, бүген бу укучыларның һәркайсы үзләренең хәрби әзерлекләрен, белемнәрен, җитезлекләрен күрсәттеләр. Һәм мин моны уңай бәялим...”,- диде хәрби комиссар Алмаз Әгъзәм улы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100