news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә 82 яшьлек әби, янгыннан милкен коткарам дип, төтенгә буылып үлгән

Ул янгынга өченче керүеннән кире чыкмаган.

(Казан, 21 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Кичә, 20 августта, Әтнә районы Күшәр авылында янгын чыга. Хуҗабикә 82 яшьлек Фәгыйлә Галиева, янгында милкен коткарам дип, төтенгә буылып вафат була. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Әтнә районы Күнгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова хәбәр итте.

“Янгын төштән соң, көндезге икеләр тирәсендә чыкты. Бу вакытта әби өйдә өч оныкчыгы белән генә була. Кызы, аның улы һәм килене фермада эштә кала. Фәгыйлә апа янган өенә өч тапкыр керә. Беренчесендә – документларын алырга, икенчесендә лапастагы малларын коткару өчен. Тик өченче тапкырында, акчаларын алырга кергән җиреннән, төтенгә буылып вафат була”, – диде ул.

Әбине бүген җирләгәннәр.

Бу хакта тулырак "Интертат.ру" сайтыннан укыгыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot