news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә 6 кеше җаваплылыкка тартылган

"Нелегаль -2018", "Легаль булмаган мигрант" операцияләре яшәү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклаган.

(Казан, 4  июль, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнәдә “Нелегаль -2018", "Легаль булмаган мигрант" операцияләре барышында районда 6 кеше җаваплылыкка тартылды. Шуларның бишесе - чит ил гражданины, берсе - аларны яшәргә керткән йорт хуҗасы, дип яза җирле басма.

Миграция хезмәтендә күрсәтелгән яшәү кагыйдәләрен бозганнары өчен, аларга 12 мең сум күләмендә штраф салынды. Моннан тыш бер чит ил гражданины суд карары нигезендә үз иленә озатылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot